«Ватан» номер 23-24 от 07.02.2013 — «Аяклы Радио» яхшы эшли!
Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсе бусагасын бүген йөзләгән кеше таптый. Монда җирле халык кына түгел, ә күрше төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Гади генә участок хастаханәсе бинасы бер түбә астына берьюлы берничә заманча үзәкне сыйдырган — биредә «Өмет» тернәкләндерү үзәге, гемодиализ бүлеге һәм «Районара күз хирургиясе үзәге» эшләп килә.
Соңгысының ачылганына әле нибары бер ел гына. Шулай булуга да карамастан, аның даны еракларга таралган. Югары квалификацияле офтальмологларга күренергә дип бирегә район халкы гына түгел, ә күрше-тирә районнардан да, Мари Иле, Киров, Чуашия ише төбәкләрдән дә киләләр. «Аяклы радио» яхшы эшли!» — дип шаярта клиниканың баш табибы Александр Расческов.
Шәмәрдәндә әлеге үзәк ачылганчыга кадәр кеше күзгә операцияне я Казанга, я Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә барып ясата иде. Хәзер инде бу газаплар артта калды дисәң дә ярый. Авыру кеше тәмам дәваланып беткәнче, шушы үзәккә генә килә һәм үз табибына гына күренә. Үзәк заманча медицина җиһазлары ярдәмендә хезмәт күрсәтә. Табибларның барысы да Казан шәһәреннән килеп эшләүче югары квалификацияле белгечләр.
— Бирегә беренче тапкыр гына килүем түгел инде, — ди Балтач районы Салавыч авылыннан Ясилә апа Сабирова. — Сентябрь аенда күзгә операция ясаганнар иде, бүген менә кабат тикшеренергә дип килдем.
Ясилә апаның моннан ун ел чамасы элек, зур стресс кичерү нәтиҗәсендә, күзенә зыян килгән булган икән. Белми йөргәнмен, ди. Начар курәбашлагач кына Казандагы күз табибына күренергә барган. «Хирург, без генә дәвалый алмыйбыз дип, Мәскәүгә барып операция ясатырга кушты, — ди Ясилә апа. — Ә анда бер ел алдан чиратка язылып куярга һәм 70 мең сум акча түләргә кирәк икән. Бармадым. Казанда гына ясаткан операциянең файдасы булмады, нәтиҗәдә миңа икенче төркем инвалидлык бирделәр». Шәмәрдәндә күз клиникасы ачылганны белгәннән соң бирегә килеп күренергә булган ул. Һәм ялгышмаган. Мондагы хирург-офтальмологлар ясаган операциядән соң күрә башлаган. Анысына бер сөенсә, үзәкнең ташламалар ясавына тагы да шатланган Ясилә апа. «15 мең сумлык операциянең 5 меңнән артыгы субсидия рәвешендә кире кайтты», — ди ул.
Инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм караучысыз калган пациентларына ташламалар ясау биредә матур гадәткә әйләнгән икән инде. Үзәкнең офтальмология бүлеге мөдире Искәндәр Бәширов сүзләренә караганда, алар Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларны бушлай кабул,иткәннәр. «Ул көнне безгә йөздән артык кеше тикшеренергә килде», — ди ул.
Шәһәр белән чагыштырганда Шәмәрдәндәге клиниканың арзанрак бәя белән эшләү сәбәпләрен үзәкнең баш табибы Александр Расческов аңлатып китте:
— Безнең бу гамәлне хәйриячелек дип кенә карарга кирәкми, — ди ул. — Бәяләрнең чагыштырмача арзан булуын үзәкнең район хакимияте белән үзара аңлашып эшләвендә күрергә кирәк. Район җитәкчелеге безгә бина, аны төзекләндерү һәм эшләтеп җибәрү белән ярдәм итте. Ягъни безгә болар өчен үз кесәбездән акча чыгарасы булмады. Мондый хезмәттәшлекне дәүләт-шәхси партнерлыкның бер моделе дип атарга да була торгандыр.
Үзәкнең ачылуына бер ел үтүгә дә карамастан, ун ай эчендә генә дә биредә 500 операция ясалган. Табиблар моны бик яхшы күрсәткеч дип бәяли. «Быел әлеге санны тагы да арттырачакбыз, — ди Искәндәр Бәширов. — Ике елдан соң елына 5 мең операция ясый башларга исәплибез. Бу лазер хирургиясенә күчү нәтиҗәсендә мөмкин булачак».
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА